Бүген Сарман районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов булды.
Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Эш сәфәре кысаларында Андрей Иванович Сарман аграр көллияте тулай торагындагы капиталь ремонт барышы белән танышты.