25 нче август көнне Җәлил мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Халиуллина Рузилә Рубирт кызы чыгыш ясады. 2020-2021 нче уку елы нәтиҗәләре буенча бакчабыз 2 нче урынны алды. Тәрбиячеләребез Хабилова Рушания Әнәс кызы һәм Галиева Фәнүзә Наил кызы мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән, музыка җитәкчесе Насырова Нурия Габделхай кызы "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.