Сарманда "Безнең ишегалды - игелекле күршеләр"ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

2021 елның 27 августы, җомга

2020 елда ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча "Безнең ишегалды" масштаблы республика программасы старт алды. Ишегалды-күршеләр белән очрашырга, танышырга һәм дуслашырга мөмкин булган урын. Элек компьютерлар булмаганда, кем белән дә булса аралашырга теләгәндә, ишегалдына чыга идек.

Сарман авылында Совет ур., 13, 15, 17 адресы буенча урнашкан ишегалдында ишегалды бәйрәме узды, тамашачыларга концерт номерлары, күңел ачу уеннары күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International