Сарман муниципаль районында эш визиты белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Фәйзрахман улы Вәлиуллов булды. Аны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Рөстәм Фәйзрахман улы Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәм «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булды. Министрлык карамагындагы учреждениеләр коллективлары белән очрашу үткәрде.
Рөстәм Фәйзрахман улы әңгәмә барышында республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә кагылды, гамәлгә ашырыла торган милли проектлар һәм өстенлекле эш юнәлешләре, булачак вакыйганың – РФ ФҖ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның мөһимлеге турында сөйләде.