Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сарман муниципаль районына эш сәфәре кылды.
Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Мөхтәрәм кунаклар арасында шулай ук ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев бар иде.
Фәрит Хәйрулла улы район авыл хуҗалыгы формированиеләре хезмәткәрләре белән очрашты, Юлтимер авылында яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты, район сайлаучылары белән очрашу уздырды.
Шулай ук бүген Колмәт авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды.