Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллинның Республикасы көне уңаеннан котлавы

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар! 

 

1990 елның 30 август көне республикабыз үсешенең яңа юнәлешен билгеләгән мөһим вакыйга булып тарихка керде. 

Татарстан Республикасында Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүенә 31 ел вакыт узды. Шушы вакыт эчендә Татарстан киләчәккә омтылучы алдынгы республика буларак дөньяга танылды. Без яңа тормыш  темпларына күнектек.

Сәяси һәм иҗтимагый стабильлек, төрле милләт һәм конфессияләр арасында тынычлык һәм дуслык – республикабызның суверенитет юлында иң зур казанышы дип әйтер идем.

Республика уңышлары безнең район тормышында да чагылыш таба.

Соңгы елларда гына да районда яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, универсаль спорт мәйданчыклары, авыл клублары, торак йөртлар, балалар бакчасы төзелде. Ел саен социаль объектларга, күпкатлы йортларга ремонт үткәрелә, йорт яннары, юллар, ял итү урыннары төзекләндерелә. 

Республикабызның тотрыклы үсешенә, халыкларның борынгы гореф-гадәтләренең кадерләп саклануына республика җитәкчелегенең зирәк һәм төгәл уйланылган сәясәте белән берлектә халкыбызның хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә. Шуңа күрә Республика көне аның барлык күпмилләтле халкының уртак бәйрәме. 

Кайсы гына өлкәне алсак та, райондашларыбызның Татарстанның үсешендә лаеклы өлешләре  бар.  

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Барыгызны да чын йөрәктән Татарстанның төп бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм! Ныклы сәламәтлек, тормышыгызда муллык, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар, илебезгә тынычлык, иминлек телим. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International