Хөрмәтле райондашлар, укытучылар, тәрбиячеләр,
әти-әниләр! Кадерле балалар!
Сезне Белем бәйрәме белән котлыйм! Мәктәп еллары – кеше гомеренең иң кадерле чагы. Кеше нинди генә уңышларга ирешсә дә, аларның нигезе мәктәптә салына.
Республикада һәм районда мәгариф – приоритетлы өлкәләрнең берсе. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Минниханов һәм хөкүмәтебез тарафыннан укыту–тәрбияне тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Бүген районыбызның барлык белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзер.
1 сентябрь көнне мәктәп бусагасын 3834 укучы атлап керә, беренче класска 389 бала бара.
Кадерле балалар, районыбызда яхшы уку, актив рәвештә спорт белән шөгыльләнү, сәләтләрне үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Тырышып укыгыз, мәктәптә үткән һәр көнегезнең кадерен белегез.
Хөрмәтле укытучылар, яңа уку елы сезгә яңа уңышлар алып килсен. Куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм мәгариф ветераннары.
Хөрмәтле әти-әниләр, балаларга терәк булыгыз. Көчле гаиләдә генә бала бәхетле була. Балалар сезне куандырып, илебезнең лаеклы гражданнары булып үссеннәр.
Барыгызны да тагын бер кат Белем бәйрәме белән тәбрик итәм. Яңа уку елы һәркемгә яңа югары уңышлар алып килсен. Ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим.