1 сентябрь көне - илебездә Белем бәйрәме көне. Мәктәбебездә елдагыча бәйрәм линейкасы үткәрелде. Анда укучылар, хөрмәтле укытучыларыбыз, әти-әниләр, педагогик хезмәт ветераннары катнашты. Быел мәктәбебез парталары артына 77 беренче сыйныф укучысы утыра. Укучыларны мәктәп директоры А.И.Ильдаров, район Башлыгы урынбасары Г.Р.Гәрәева, бистә Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Галләмов, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Р.Ф.Юнысова, «Татнефть» җәмгыятеннән Х.М.Салихов, башлангыч сыйныф укытучсы И.Х.Җәләева тәбрикләде. Тантанадан соң укучылар өчен сыйныф сәгатьләре, тематик дәресләр үткәрелде.