1 нче сентябрь көнне Сарман гимназиясендә белем бәйрәме узды. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да килде. Сарман Советы аппараты җитәкчесе Исмагилова Юлия Равилевна, районның яшьләр эшләре,спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гаделшин Илгизәр Равилович, мәгариф бүлеге белгече Алексеева Ләйлә Рафисовна, янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Госманов Радик Рафаэлович, гимназия директоры Ленар Фердаусович укучыларны,укытучыларны яңа уку елы, узган уку елындагы уңышлары белән котладылар, җылы тәбрикләү сүзләре җиткерделәр.
Елдагыча иң яхшы укучыларга бирелә торган грант тапшырылды.