Мәктәпнең терроризм һәм экстремизмга каршы эшчәнлек планы нигезендә 2 сентябрь көнне «Тормыш иминлеге нигезләре» курсы буенча Бөтенроссия ачык дәресе кысаларында планлы эвакуация үткәрелде. Линейкадан соң укучылар алдында хокук саклау органнарыннан килгән вәкилләр чыгыш ясады. Өлкән сыйныфлар белән Росгвардия хезмәткәре, полиция капитаны Бадиков Р.М. әңгәмә алып барды. Яшъсмерлщр белән эшләүче инспекторлар Вильданова Р.И., Газизуллина Р.Р. сигезенче сыйныф укучыларына терроризмның куркыныч күренеш булуын аңлаттылар.