Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Россиянең бу истәлекле датасы 2005 нче елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» гы Федераль закон нигезендә билгеләнгән һәм Бесландагы (Төньяк Осетия, 2004 нче елның 1-3 сентябрендә) булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Ул чакта, 2004 елның 1 сентябрендә, яңа уку елына сөенүче балалар ата-аналары белән кайгы-хәсрәт килүен сизмичә Белем көненә мәктәпкә җыелганнар иде. Җинаятьчеләр 1 нче мәктәпкә үтеп кереп укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларны әсирлеккә алалар һәм мәктәп бинасында өч көн буе 1181 кешене бикләп асрыйлар. Әлеге террористик актның нәтиҗәсе бик аяныч - 333 кешенең үлеме, шуларның 186сы – 1 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар.
Бүген мәктәптә бердәм Хәтер дәресләре үткәрелде, терактларда һәлак булучылар искә алынды. Дәресләрнең төп максаты – тарихтан сабак алып, киләчәктә мондый фаҗигаләргә юл куймау.