Җәлилдә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм узды

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Бүген Җәлил бистәсендә Нефтьчеләр көне уңаеннан бәйрәм уза. Сарманлылар үз тормышларын кара алтын чыгаруга һәм эшкәртүгә багышлаган геройлары белән горурлана. Нефтьчеләр ярдәме белән районда күп кенә социаль мәсьәләләр хәл ителә. Алар сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләренә зур ярдәм күрсәтәләр. Алар ярдәме белән объектлар, юллар, чишмәләр төзекләндерелә. Бәйрәм уңаеннан оештырылган тантанада район Башлыгы Фәрит Хөснуллин тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International