«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында «М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбе» укучылары белән Мәдәният дәресе үткәрелде һәм мәдәни көндәлекләр тапшырылды

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Бүген мәктәптә беренче сыйныф укучылары арасында мәдәният дәресе узды. Дәрестә Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм тарихы турында әңгәмәләр үткәрелде, балалар туган Республикасының традицияләре, истәлекле урыннары турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Дәрес ахырында балаларга «Укучының мәдәни көндәлеге» тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International