Район сайлау комиссиясе әгъзалары белән киңәшмә

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында район территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары, участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм секретарьлары катнашында киңәшмә узды.

Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде. Беренче мәсьәлә буенча территориаль сайлау комиссиясе рәисе Альберт Шәрипов чыгыш ясады.

Икенче мәсьәлә: "2021 елның 17, 18, 19 сентябрь көннәрендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларына әзерлек һәм аны уздыру чорында сайлау комиссияләренең эшен тәэмин итү турында" муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева таныштырды.

Район территориаль сайлау комиссиясе хисапчысы Илүзә Нигъмәтҗанова сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү вакытында участок сайлау комиссияләренең финанс хисаплылыгын формалаштыру буенча тәкъдимнәр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International