2020 елда ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» дип исемлэнгэн масштаблы Республика программасы старт алды. Ишегалдында күршеләр белән очрашырга, танышырга һәм дуслашырга мөмкин. Элек компьютерлар булмаганда, аралашырга теләгәндә, ишегалдына чыга идек. Балалар уеннар уйныйлар иде, әбиләр әңгәмә коралар, ишегалдында тэртип hэм тынычлык хөкем сөрде.
2021 елның август аенда Җиңүгэ 30 ел урамы буенча 23,25,27 нче йортлар тирэсендэ Җәлил поселогынын Мәдәният сарае оештырган бәйрәме узды. Күп санлы тамашачыларга үзешчән артистлар башкаруындагы номерлар тәкъдим ителде, алар бар жиhанга яхшы кәеф бүләк иттеләр. Халыкнын артистларга кушылып җырлауларын һәм күңелле итеп биюләрен күрү бик куанычлы куренеш булды. Мондый җылы очрашулар барыбызны да сөендереп, кешелэргэ уңай энергияле йогынты ясар дип ышанабыз!
Жэлил поселогы башкарма комитеты