Бүген чөгендер җыю комбайннарында эшләүче экипажлар, шикәр чөгендерен төяүдә эшләүче механизаторлар һәм шикәр чөгендерен игү һәм җыю буенча агрономнар арасында икенче ункөнлек җиңүчеләре билгеләнде.
Җиңүчеләрне Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов бүләкләделәр.