Көзге мәрхәмәтлелек атнасы

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Сентябрьнең икенче атнасы изге эшләргә мул буды. Бу бер дә юкка түгел. Мәктәптә "Көзге шәфкатьлелек атнасы" башланып китте. Аңа укучылар үзидарәсе активистлары кәгазь йөрәкчек өләшеп старт бирде. Йөрәкчекләргә яхшылык турында мәкаль, я канатлы сүз язылган иде. Алар бу атналыкның девизы  булдылар. Юнармия хәрәкәте егетләре "Янәшәдә ветеран яши" операциясен куәтләп, педагогик  хезмәт ветеранына адреслы ярдәм күрсәттеләр. Аннан ярминкәләр гөрләде. "Йортсыз хайванга ярдәм ит" акциясе дә нәтиҗәле булды. Җыелган коры ризык Әлмәт шәһәрендәге приютка тапшырылды.
Шулай ук макулатура җыю буена өмәнең дә нәтиҗәсе уңай булды.
11 сентябрьдә 10 сыйныф укучылары "Рәсәй сулары" акциясенә кушылдылар. Алар көче белән зур территория чүптән чистартылды.
Атналыкка  шушы атна эчендә нәтиҗә ясалачак һәм актив катнашкан укучылар билгеләп үтеләчәк. 2 катта көзге муллык, матурлык хакында искә төшерә торган күргәзмә ачылды. Анда башлангыч сыйныф укучыларының эшләре урнаштырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International