Сарманда җәйге ГТО фестиваленең муниципаль этабы уза

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Бүген районның үзәк ял паркында ГТО Җәйге фестиваленең муниципаль этабы уза. Анда район мәктәпләре укучылары катнаша, алар комплексның II-V баскычларына карый. Катнашучылар берничә спорт төре буенча ярышалар, алар арасында йөгерү, туп һәм граната ыргыту, тартылу, урыннан сикерү һәм башкалар. Чараны ачу тантанасында аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин сәламләделәр, уңышлар теләделәр. Фестивальнең муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәрендә узачак зона этабында катнашу өчен районның җыелма командасы формалашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International