Без Дәүләт Думасын сайлыйбыз

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Сайлаулар өч көн дәвамында – 2021 елның 17-19 сентябрендә узачак.
Район территориясендә барлыгы 43 сайлау участогы оештырылган. Өч көн дәвамында сайлау участоклары 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк. Сайлаучы теркәлү урыны буенча тавыш бирә. 13 сентябрьгә кадәр үзләренең фактик урнашу адресы буенча тавыш бирү өчен сайлаучылар «мобиль сайлау» системасыннан файдаландылар - участок яки территориаль комиссияләргә гариза бирделәр яки аларны дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерделәр.
Сайлау участокларының адреслары «Сарман» район газетасында, Сарман муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган иде. Үз участогыңны сайтта да табарга була http://cikrf.ru/
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларда сайлаучылар ике бюллетень буенча тавыш бирә. Аларның берсендә партияне, икенчесендә бер мандатлы округ буенча кандидатны сайларга мөмкин булачак. Сарман районы 30 нчы номерлы Әлмәт бермандатлы сайлау округына керә.
Федераль сайлаулар белән беррәттән Җәлил бистәсендә бер сайлау округында вәкиллекле органга депутат сайлау булачак.
Сайлаучылар, шулай ук, сәламәтлекләре буенча яки мохтаҗларны карау зарурлыгына бәйле рәвештә, участокка килә алмыйлар икән, өйдә тавыш бирергә хокуклы. Моның өчен яшәү урыны буенча участок комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны 2021 елның 19 сентябрендә 14 сәгатькә кадәр тавыш бирү көненә 10 көн кала эшләргә мөмкин.
Сайлау участокларында уңайлы һәм куркынычсыз тавыш бирү өчен барлык кирәкле шартлар да үтәләчәк.
6 участокта видеокүзәтү урнаштырылган, калган участокларда видеорегистраторлар эшләячәк.
Тулырак мәгълүматны Сарман муниципаль районының рәсми сайтында табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International