2020 елда "Безнең ишегалды" дип исемлэнгэн, ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча, масштаблы республика программасы старт алды, ул Җәлил поселогында да тормышка ашырыла. Август һәм сентябрь айларында төзекләндерелгән ишегалларында «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» программасы буенча күңел ачу чаралары уза. Шулай итеп, сентябрь аенда Җәлил балалар китапханәсе һәм балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан «Әдәби ишегалды» ( балалар өчен интерактив hэм концерт), төрле халыкларның мәкальләре конкурсы Ленин урамы 17 нче йорт, Җиңүгэ 30 ел урамы 5 нче йорт ишегалдында оештырылды. Конкурстан соң балалар спорт ярышларында катнаштылар, төрле күңелле хәрәкәтлэндерэ торган уеннарда катнаштылар.
Мондый чаралар безнең поселокта яшәүче кешелэр арасында дустанә мөнәсәбәтләргә һәм яхшы климатка уңай йогынты ясый.
Жэлил поселогы башкарма комитеты