Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков Сарман районына эш визиты белән барды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Эш сәфәре кысаларында Геннадий Николаевич район сайлау комиссияләрендә булды, участокларда эш оештыру, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирүнең барышы белән танышты. Районның территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары белән очрашты.