"Куркынычсызлык мәктәбе" республикакүләм ярышлар

2021 елның 26 сентябре, якшәмбе

21-25 сентябрьдә Югары Ослан районының Дачный бистәсендә "Куркынычсызлык мәктәбе" исеме астында республикакүләм ярышлар уздырылды. Р. К. Талибуллин  җитәкчелегендәге Җәлил бистәсенең 2 мәктәбе командасы районыбыз данын яклады. Ярышлар укучыларның физик көчләрен, кыен шартларда команда булып оеша алуларын, интеллектуаль һәм көнкүрештәге белем- күнекмәләрен тикшерде. Егетләр һәм кызларны сынаулар куркытмады, алар биремнәрне лаеклы үтәделәр. Җиңү шатлыгы, җиңелү ачысы, күз яшьләре, уңышлар, уңышсызлыклар бергә үрелде. Хәзер барысы артта калды. Команда ярышларның 4 номинациясендә җиңүгә иреште, командалар зачетында 7 урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International