Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында

2021 елның 26 сентябре, якшәмбе

20-25 сентябрьдә мәктәптә "Юл йөрү кагыйдәләре атналыгы" оештырылды. Атналыкның һәр көне чараларга бай булды һәм аларда мәктәпнең Яшь юл йөрү инспекторлары командасы активлык күрсәтте. Рәсем фестивале, сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр аша юлдагы хәвеф-хәтәрләрне кисәтү, укучыларда юлда йөрү культурасы тәрбияләүгә юнәлтерелгән эш алып барылды. Хокук саклау органнары, ЮХИДИ вәкилләре, әти-әниләр дә катнашу атналыкның тәэсир итү көчен куәтләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International