Бүген Сарман муниципаль районы эвакуация кабул итү органнарының команда-штаб өйрәнүләрендә катнашуга әзерлеген тикшерү узды. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре, ПЭП начальниклары белән киңәшмә узды. Сарман урта мәктәбе базасында эвакуация кабул итү пункты җәелдерелде, аның мисалында аңлатмалар бирелде.