Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Бүген Сарман муниципаль район Советының зур залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин рәислегендә Сарман муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде. "Мәгълүматларның объективлыгын арттыру, наркотик чараларны кулланучыларны ачыклау, теркәү һәм диспансерлаштыру тәртибен эшләү турында" гы беренче мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Айдар Гатиятуллин һәм Сарман РҮХ наркология Кабинетының шәфкать туташы Розалия Сәгъдәтова чыгыш ясадылар.

"Барлык типтагы сәламәтләндерү лагерьларында балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру һәм психотроп матдәләр куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик эш нәтиҗәләре турында" гы икенче мәсьәлә буенча муниципаль район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Габидуллин, мәдәният бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Фалих Мостафин, Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ләлә Насыйбуллина чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International