13 сентябрь көнне укучылар арасында террорлык акты янаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен иң яхшы белүгә конкурс игълан ителде.
Нәтиҗәләр буенча, бирелгән җавапларның беренче чиратлылыгын исәпкә алып, эшче төркем алты җиңүчене билгеләде:
Хәлиуллина Гүзәл Илдар кызы-65 балл;
Сәйфуллин Әнис Рәис улы-63 балл;
Закиров Рөстәм Руслан улы-60 балл;
Латыйпова Алинә Айрат кызы-60 балл;
Рафикова Азалия Роберт кызы-60 балл;
Нуртдинова Рамилә Рәсим кызы-60 балл.
Җиңүчеләр диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнәчәк.