ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

10 март конне «Сарман» кинотеатрында узэк китапханэ коллективы  Гадел Кутуй повесты буенча эшлэнгэн  беренче тапкыр экранга чыккан режиссеры Ростэм Рашитов булган «Тапшырылмаган хатлар» нэфис фильмын карадылар.

 

4, 5 нче мартта Түбән Кама шәһәрендә “Созвездие-Йолдызлык” 17 нче республика ачык телевизион эстрада фестиваленең зона турлары үтте. Зәй, Түбән Кама шәһәрләреннән һәм Сарман районныннан килгән 5 яшьтән 21 яшькә кадәр 900дән артык талантлы балалар Вокал-соло, Вокаль ансамбль, хореография, конферанс номинациялары буенча көч сынаштылар.

8 март бәйрәме уңаеннан Зур Нөркәйдә "Ягез әле, ханымнар" бәйгесе үтте. "Шатлык" һәм "Йолдызлар" командасы төрле эстафеталарда, җыр ярышларында көч сынашты. Нәтиҗәдә, 4:3 исәбе белән "Шатлык" командасы алга чыкты. Бәйрәм табын артында күңелле уеннар белән дәвам итте.

7 мартта Яхшыбай авыл клубында Иске Кәшер авылы үзешчәннәре бәйрәм концерты күрсәттеләр. Авыл халкына Алинә Сөләйманова, Руслан Харисов, Тәнзилә Әкселмәрданова үзләренең моңнарын бүләк иттеләр. Дилә Ибраһимова дәртле биюләре белән халыкны сөендерде. Гүзәлия Фәттахова эчтәлекле шигырьләре белән халыкның күңеленә үтеп керде. Бәйрәмнең бизәге булып нәни җырчылар Айнур Сөләйманов, Камилә Сираева һәм Радмир Габдуллин чыгыш ясадылар. Руслан Харисов үзенең таланты белән барысын да таң калдырды. Авыл халкы бик канәгать булып калды.

8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Иске Кәшер авыл мәдәният йортында "Язгы гөлем" бәйгесе үткәрелде. Кадерле хатын-кызларыбызны котлап, җыр-биюләр, нәфис сүзләр, кызыклы уеннар оештырылды.

Карашай Саклау авыл җирлегендә хатын -кызларны хөрмәтләп бәйрэм табыны һәм музыкаль кичә оештырылды. Кичәне оештыруда җирле депутатлар, барлык оешма җитәкчеләре актив катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International