"Сарман" кинотеатры экранында "Тапшырылмаган хатлар" фильмы.

2017 елның 10 марты, җомга

10 март конне «Сарман» кинотеатрында узэк китапханэ коллективы  Гадел Кутуй повесты буенча эшлэнгэн  беренче тапкыр экранга чыккан режиссеры Ростэм Рашитов булган «Тапшырылмаган хатлар» нэфис фильмын карадылар. Дөнья күләмендә таралган, күп телләргә тәрҗемә ителгән, күпме халыкта ихтыяҗ тапкан бу повесть фильм рэвешендэ 10 сентябрь конендэ тошерелэ башлаган. Бу эш “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасы кысаларында  гамәлгә ашырылган.

   Фильмны төшерү урыны итеп, Биектау районының Зур Кавал авылы,  Кама Тамагы, Арча районының Наласа авылы һәм Казан сайланган.

   Төп рольлэрне,  Галиәсгар Камал театры актрисасы Гүзәл Минакова (Галия ролендэ),Галиәсгар Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин  (Искәндәр ролендә), Айдар Сөләйманов (Вәли ролендә) башкара.

Гадел Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” повестын 1935 елда иҗат иткән. Әсәрдә дурт хат- дурт сюжет сызыгы, анда 1920 елгы вакыйгалар сурәтләнә. Фильмны исә бүгенге көнгә яраклаштырып төшергәннәр. Эсэрнен продюсеры Фәрит Галиев сүзләренчә, фильмда күрсәтелгән проблемалар безнең вакытка да бик актуаль. Галия образын да без заманча итеп күрәбез. Фильмда барда тогэл, гади.
  Фильм яшьләрне бүгенге көн тормышына әзерләүгә, җирлек тудыручы, Галия белән Искәндәр хатларыннан сабак алып, гаилә корып яшәү – бик җаваплы, кеше тормышның асыл мәгънәсе – бала тәрбияләү, аңа ата – ана назын тоеп яшәргә шартлар тудырырга кирәклеген бөтен тулылыгы белән тамашачы күңеленә җиткерерлек итеп биругэ юнэлдерелгэн.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International