“Созвездие-Йолдызлык”

2017 елның 10 марты, җомга

4, 5 нче мартта Түбән Кама шәһәрендә “Созвездие-Йолдызлык” 17 нче республика ачык телевизион эстрада фестиваленең зона турлары үтте. Зәй, Түбән Кама шәһәрләреннән һәм Сарман районныннан килгән 5 яшьтән 21 яшькә кадәр 900дән артык талантлы балалар Вокал-соло, Вокаль ансамбль, хореография, конферанс номинациялары буенча көч сынаштылар.

Вокал-соло номинациясе буенча махсус бүләккә Сарманнан Рамазанова Миләүшә (җит. Расиха Хамидуллина), Җәлил бистәсеннән Хабибуллина Айсылу ия булды (җит. Марина Кузнецова).

         Жәлил бистәсеннән “Кәеф” татар вокаль ансамбле махсус бүләккә ия булды. (Җит. Ландыш Нуретдинова)

3 нче урынга:

вокал-соло номинациясендә Җәлил бистәсеннән Алькаев Даниил лаек булды.(җит. Раушания Гильфанова)       

2 нче урынга:

“Умырзая” бию коллективы (Сарман) (җит. Зулкарнаева Альбина) , Рада Латыпова (вокал-соло, Сарман, җит. Расиха Хамидуллина), Абдуллина Элина (вокал-соло, Җәлил, җит. Райса Кашапова), Рожко Аделина (вокал-соло, Җәлил, җит.Оксана Шигапова) лаек булдылар.

1 нче урынга:

Вокал-соло номациясендә Кыямова Динә, Кыямова Дилә (Сарман, җит. Гульназ Латыпова), Гайфетдинова Эльвина (Сарман, җит. Резеда Хазиева), Бәдертдинова Әлфиназ (Сарман, җит. Расиха Хамидуллина), конферанс номинациясе буенча Сибгатуллин Рамазан һәм Харисов Ильдан (Сарман,  җит. Илмира Салихова) лаек булдылар.

Призлы урынга лаек булган балалар 9-14 апрельдэ Казанда утэчэк супер финалга баралар. Аларга унышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International