Яшь натуралистлар хәрәкәте табигатьне өйрәнүче укучыларны берләштерә. Ә яшь тикшеренүченең еллык эшенең финал өлеше - Республика юннатлар слеты. Чарада Галиев Ф.Ф. җитәкчелегендә «Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары командасы катнашты. Слетта катнашучылар өчен төрле экскурсияләр, уеннар-ярышлар һәм башка бик күп чаралар оештырылды. Без укучылар өчен шат һәм аларда туган якның бай тарихы һәм табигате белән кызыксыну елдан-ел артачак дип өметләнәбез.