«Игелек һәм хөрмәт көне, әби-бабайларны котлыйбыз» акциясе

2021 елның 1 октябре, җомга

Традиция буенча, октябрьнең беренче көнендә без «Халыкара өлкәннәр көнен» билгеләп үтәбез. Өлкәннәр көне-ул зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне! Бу бәйрәм безнең барыбызга да тагын бер кат аңларга мөмкинлек бирә, өлкән буын безнең хөрмәткә, кайгыртучанлык һәм игътибарга мохтаҗ. 3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Игелек һәм хөрмәт көне, әби-бабайларны котлыйбыз» акциясендә актив катнаштылар. Балалар бакчасының һәр төркем балалары видео-открыткалар, презентацияләр әзерләделәр, ә бәйрәм алдыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, ата-аналар белән берлектә "Без сезне әбиләр һәм бабайлар яратабыз" дип исемләнгән балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырдылар. Балалар үзләренең искиткеч әби - бабайларын ясадылар һәм һәр рәсемгә үзләренең бөтен мәхәббәтләрен һәм назларын керттеләр. Нәкъ менә шуңа күрә алар шундый якты һәм матур килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International