ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

   15 майда - табигатьнең иң гүзәл чорында,  Халыкара Гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен билгеләп үтелә.

Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. 15 май – Гаилә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Азалак авыл китапханәсе укучы балалар арасында “Гаиләм – минем байлыгым” дигән рәсем конкурсы оештырды. Балалар конкурска бик теләп катнаштылар, рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Һәр укучыга сертификат һәм бүләк тапшырылды.

14 май конне  «Сарман» кинотеатрында  Туфан Миннуллин эсэре буенча тошерелгэн «Мулла» исемле ор – яна  нэфис фильм курсэтелде. Фильм тэмамланганнан сон, анын ижат торкеме -  генераль продюсер Милэушэ Айтуганова, идея авторы һэм композитор – Марат Эхметшин, режиссёр – Рамил Фазлыев, топ рольдэ уйнаучы – Гузэл Гаффарова белэн очрашу булды. Кунаклар фильмны тошеру тарихы белэн таныштырдылар, тамашачыларнын купсанлы сорауларына жавап бирделэр.

15 май -Гаилә көне. Шул уңайдан Рангазар авыл китапханәсендә "Ныклы гаилә- ил терәге" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә янында әңгәмәләр  үткәрелде.

1 июнь көнне Казан шәһәрендә халыклар дуслыгы йортында халыкара балалар яклау көненә багышланган хокукый ярдәм көне үткәреләчәк.

11 майда Сарман гимназиясендә сыйныф җитәкчеләре өчен киңәшмә узды. Киңәшмәдә  “Укучыларның сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итүдә сыйныф җитәкчесенең роле “ дигән тема каралды.4,8,9,10,11 нче сыйныф җитәкчеләре белән киңәшмәгә  профилактика субъектлары вәкилләре чакырылды.

Элмэт авыл жирлегендэ «Уз агачынны утырт» акциясе дэвам итэ.

Музейда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына карата игълан ителгән “Җиңү Открыткасы” дип исемләнгән конкурсның йомгаклау этабы узды.

Санитар –экологик икеайлык  кысаларында «Олы яр» чишмэсе территориясе жыештырылды

15нче май көнне Сарман балалар сәнгать мәктәбендә республика күләмендә үтә торган “Укучының мәдәни көндәлеге” проектына йомгак ясау уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы үтте.

2017-2018 уку елы дәвамында башлангыч сыйныфларда белем алучы балалар мәдәният учрежденияләренә актив рәвештә йөреп, төрле чараларда, бәйгеләрдә катнашып килделәр. Көндәлектәге биремнәрне үтәп, табышмакларга җаваплар табып, рәсемнәр ясап, катнашкан чаралардан алган тәэсирләрен тасвирлап, матур итеп көндәлекләрен тутырып бардылар. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International