ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2018 ел
шимбә

Район республикада санитар-экологик икеайлык кысаларында муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелүче «Экояз» конкурсында «Үзәге шәһәр тибындагы бистә, авыл булган муниципаль район» номинациясендә җиңү яулады.

8 июнь көнне Госалькогольинспекциия нең Түбән Кама шәһәре территориаль органы вәкилләре Сарман авылында һәм Җәлил бистәсендә халык белән очрашулар үткәрде.

Музей  хезмәткәрләре Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең җәйге ял лагеренә йөрүче балаларга «Икмәк кадере»  дип аталган интерактив чара уздырдылар.

9 июнь көнне Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Социаль хезмәткәрләр” бәйрәме булып узды. Башкарма комитет җитәкчесе А.Ф.Мөхәммәтгәрәев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары И.Р.Сәхипова, “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Г.И.Хуҗина барлык хезмәткәрләргә җылы котлау сүзләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне җыр-биюләр белән бизәделәр.

Петровка Завод  мәктәбендә  балаларның  җәйге ялы бик  кызыклы һәм мавыктыргыч итеп  оештырыла.

Сарман "Сандугач" балалар бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләре һәр эштә дә бердәмлек һәм өлгерлек күрсәтәләр. Төрле кул эшләренә дә оста алар. Бакчада үткән конкурсларда да актив катнашалар. Яңа ел, көзге уңыш бәйрәмнәренә дә балалар белән берлектә төрле кул эшләнмәләре ясап киләләр. Бу көннәрдә Сарман  муниципаль районы мәгариф бүлеге игълан иткән “Иң яхшы участок” экологик проектына” кул эшләнмәләре ясау белән мәшгуль булды алар. Барлык төркем балаларының әти- әниләре эчтәлекле һәм кызыклы кул эшләнмәләре  ясап килгәннәр.

8 июнь көнне Әлмэт авыл җирлегендә шәхси хуҗалыктагы тракторларга техник күзәтү узды.

«Сарман» киноучреждение коллективы, елдагыча  маршрут буенча авыл хэм район мэктэплэре каршында оештырылган хезмэт хэм ял лагерьларында ял итуче балаларга кызыклы мультфильмнар хэм кинолар курсэту эшен башлап жибэрде .

Музей  хезмәткәрләре Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең җәйге ял лагеренә йөрүче балаларга «Икмәк кадере»  дип аталган интерактив чара уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International