2021 елның 7-8 октябрендә Әлмәт шәһәрендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре арасында пневматик винтовкадан ату буенча республика спартакиадасының зона этабы булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан: Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы районнарыннан командалар катнашты.
Сарман районыннан Сарман гимназиясенең «Форпост» отряды активистлары Захарова Зәринә һәм Яруллин Марат катнашты. Активистларны ярышларга Сарман гимназиясенең ОБЖ укытучысы Әскәров М. З. эзерләде. Нәтиҗәләр буенча гомумкоманда зачетында Сарман муниципаль районы мактаулы III урынны алды. Захарова Зәринә кызлар арасында шәхси зачетта III урынны яулады. Шәхси һәм гомумкоманда зачетында җиңүчеләр медальләр, дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.