2021 нче елның 8 нче октябрендә "Җәлил гимназиясе" ндә мәктәп укучылары үзидарәсе Президентын сайлау үтте. Бу вазифага 8-11нче сыйныфта белем алучы һәр укучы кандидат була ала. Сайлау хокукына 8-11нче сыйныф укучылары (өлкән сыйныф укучылары советы) һәм гимназия коллективы ия булды. Сайлаулар актив һәм кызыклы үтте. Сайлау комиссиясе мәктәп парламенты әгъзаларыннан торды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча мәктәп укучылары үзидарәсе президенты итеп күпчелек тавыш белән 9нчы Б сыйныф укучысы Якупов Илназ сайланды.