Сарман районы территориясендә гражданнар оборонасы оешмалары белән команда-штаб өйрәнүләре узачак

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

14 нче октябрьдән 15 нче октябрьгә кадәр Сарман районы территориясендә гражданнар оборонасы оешмалары, эвакуация органнары һәм районның коткару хезмәтләре белән команда-штаб өйрәнүләре узачак.

Бүген район Советының утырышлар залында районның ГО һәм ГТХ җитәкчеләре, эвакуация кабул итү комиссиясе әгъзалары катнашында укуларга әзерлек буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды. Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы урынбасары Нияз Галимуллин команда-штаб өйрәнүләрен үткәрү планы буенча аңлатмалар бирде, методик ярдәм күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International