“Татар энциклопедиясе - халкыбыз хәзинәсе”

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы бик тә кадерле, бик тә якын.

    14 октябрь көнне Сарман  үзәк китапханәсендә  өлкәннәр өчен “Татар энциклопедиясе- халкыбыз хәзинәсе” исемле  белгеч көне үтте. Күптомлы  Татар энциклопедиясе Татарстан Республикасының беренче  Президенты М.Ш.Шәймиевнең Указы һәм республика хөкүмәте раслаган программа нигезендә ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институты тарафыннан әзерләнә һәм нәшер ителә.

    Бу көнне китапханәчеләр    өлкәннәрне элеге  энциклопедия белән  таныштырдылар.  Аларга шулай ук   “Сүз эчендә энҗе бар”исемле интеллектуаль уен  тәкъдим ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International