Хәрәкәтнең хәзерге заман дөньясында кечкенәдән үк балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне формалаштыру зарурилыгы туа. 2021 нче елның 13 нче октябрендә "Җәлил гимназиясе"ндә беренче сыйныф укучыларының Сарман районы профилактик бүлеге начальнигы Ситдыйкова А. Р. белән очрашуы булды.Уен формасында балалар юл куркынычсызлыгы турында төп белемнәрен, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар, юл йөрү өлешендә сак булырга өйрәнделәр. Балалар өчен ЮИД "Светофор" агитбригадасы һәм 4нче сыйныф укучылары чыгыш ясады.Укучылар зур кызыксыну белән ЮХИДИ инспекторлары тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында балалар бүләкләр алдылар һәм гомуми фото ясадылар.