Сафин Рафаил Сафа улына бүген 90 яшь тулды

2021 елның 15 октябре, җомга

Татарстанның атказанган нефтьчесе, «Нефть чыгару буенча иң яхшы оператор" исемен йөртүче, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Бөек Октябрь социалистик революциясе орденнары иясе Сафин Рафаил Сафа улына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Җәлил поселогы җирлеге башлыгы Рафыйк Кәримов, якыннары да юбилярга сихәт, тигез гомер теләделәр. Рафаил абый тормыш иптәше Әнисә Садри кызы белән гомер кичерә. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары, 2 оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International