Районда яшәүче Үзбәкстан гражданнары Президентларын сайладылар

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Татарстанда 14-20 октябрь көннәрендә вакытыннан алда тавыш бирү уза. Бүген исә Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә урнашкан сайлау участогында Сарман районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз тавышларын бирделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова җитәкчелегендә аларны участокка алып бару оештырылды.
Районда яшәүче үзбәкстанлыларның 23 сайлауларда катнашты. Аларның 14е – Җәлил бистәсендә, 3е – Түбән Әхмәттә, 2се – Иске Кәшердә теркәлгәннәр. Күтәмәле, Ләке, Карамалы, Морбаш авылларында да берәр граждан яши.
- Киләчәгебезек сайладык. Үзебез ышанган кандидатураны яклап, тавыш бирдек, – диде Иске Кәшердә яшәүче Мирзабай Уразмәтов.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International