Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2021 елның 4 октябрендәге Указы белән, октябрьнең өченче якшәмбесе Россиядә әтиләр көне дип игълан ителде. Ул беренче тапкыр үткәрелә һәм быел 17 октябрьгә туры килә.
Шул уңайдан бүген Сарманда Әнвәр Залаков исемендәге паркта "Әтиләр сүзе - күңелнең күзе"дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Чарага җыелучыларны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев котлады. Ул ялгыз гына балалар тәрбияләүче әтиләргә район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән бүләкләр тапшырды. Алар өчен район мәдәният йорты солистлары һәм коллективлары башкаруында җырлар яңгырады һәм биюләр күрсәтелде.