Музейда "Тукучылык-уңганнар һөнәре” исемле интерактив чара үткәрелде.

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Эх, борчусыз һәм рәхәт балачаклар... Күңелнең шушындый матур хатирәләрен уятып киттеләр бүгенге кечкенә кунакларыбыз. “Бәрәкәт” балалар мәйданчыгында төрле яшьтәге балалар тәрбияләнә. “Тукучылык” темасын алар дәрес кысаларында өйрәнгәннәр һәм үткәннәрне ныгыту өчен, музейда даими рәвештә үткәрелә торган- “Тукучылык-уңганнар һөнәре” дип исемләнгән интерактив чараларның берсендә катнаштылар. Әле кечкенә генә булсалар да, электән килгән гореф- гадәтләрне, көн-күрешләрнең ничек булуы хакында әзме- күпме беләләр. Бездә исә алар йон җегерләү җайланмасы – каба һәм орчык белән танышты. Үзләре дә музей хезмәткәре –Фәнүзә апаларының тиз-тиз орчык биеткәнен күреп: ”Мин дә эшлим, мин дә”,- дип җегерләп карадылар. Әмма үз кулларына эләккәч һәр эшкә иң элек өйрәнергә, сабырлык һәм тырышлык белән генә остага әйләнәсен аңладылар. Аннан җепне йомгакка урадылар. Һәм ниһаять, килеп керүгә үзенә җәлеп итеп, кызыктырып торган туку станына чират җитте! Дания апалары ярдәмендә элекке заманнардагы кебек паласлар, сөлгеләр тукуны үз куллары белән башкарып карадылар. Станның кылычын тартып кую аеруча кызык булды балаларга: “Җепләрне дуслаштырабыз”,- дип сөенделәр.  Чара искиткеч мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Ә безне балаларның белемле һәм тәртипле булулары сокландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International