Яктырту элементлары безнең тормышта күптән түгел генә барлыкка килде, әмма хәзер инде алардан башка безнең тормышны һәм кием-салымны күз алдына китерү кыен. Алар бит җәяүлеләрнең караңгы юлда күренүен күтәрә һәм алар катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу куркынычын шактый киметә. Яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыруга багышланган акция Җәлил бистәсендә узды. 2 нче номерлы Җәлил урта мәктәбенең ЮИДчылары һәм өлкән сыйныф укучылары, автовокзал каршындагы мәйданга чыгып, Җәлил бистәсендә яшәүчеләргә, тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементларны файдаланып, сизелерлек булырга өндәп мөрәҗәгать иттеләр, акциянең максатларын һәм бурычларын билгеләделәр. Чара өлкән сыйныф укучыларының бию флешмобы белән дәвам итте. Аннары 2 нче Җәлил урта мәктәбенең ЮИД отряды әгъзалары җәяүлеләр белән яктылык кайтаручы элементлар куллану турында сөйләште, җәяүлеләр кичүе янында БДД буенча яктылык кайтаручы наклейкалар һәм белешмәлекләр таратты. Өлкән яштәге җәяүлеләр рәхмәтле булды.