Җәлил 1 нче мәктәбендә атом дәресе

2021 елның 22 октябре, җомга

Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә 20 октябрь көнне 6а һәм 10 сыйныфларда "җирдә энергия чыганаклары һәм экология"дигән атом дәресе узды. Балалар төркемнәр буенча эшләделәр. Алар энергия чыганакларын, электростанцияләр төрләрен һәм аларның характеристикаларын өйрәнделәр. Соңгы 100 елда Җир атмосферасында углекислый газ микъдарының сизелерлек артуы турында белделәр. Һәр төркем киләчәктә энергия алу өчен "Яшел" электростанцияләр куллану турында үз фикерен белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International