Район укучылары арасында өстәл теннисын популярлаштыру, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, иң көчле командаларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм 2021-2024 нче елларга Сарман муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны тормышка ашыру буенча чаралар планын үтәү максатыннан 22-23 нче октябрь көннәрендә Сарман гимназиясе спорт залында егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси –команда беренчелеге үтте. Уен нәтиҗәләре буенча I урынны Сарман гимназиясе командасы яулады, II урынны Сарман урта мәктәбе командасы, III урынны Мортыштамак мәктәбе командасы алды Шәхси зачетта кызлар арасында I урын Набиуллина Камилә ,II урын Асылгәрәева Ләйсән, III урын Сабирова Рузилә Егетләр арасында I урын Низамов Илназ II урында Ризатдинов Кәрим, III урын Минаев Адель