Бүген район Советының утырышлар залында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды. Киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары, районның коммуналь хезмәтләре җитәкчеләре, Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге, "Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә бүлеге белгечләре чакырылган иде.