26 нчы октябрь көнне Сарман гимназиясе кысаларында районкүләм шахмат ярышлары үтте. Бу ярышта башлангыч сыйныф укучылары көч сынашты. Ярышка барлык укучылар да ныклы әзерлек белән килгәннәр. Җиңүчеләр арасында гимназия укучылары да булуы безне бик шатландырды. Ярышта катнашкан барлык укучылар да истәлекле бүләкләр белән кайтып китте.