Зиратларда аварияле һәм коры-сары агачларны кисү эше алып барыла. Зиратларны төзекләндерү һәм ата-бабаларыбызның каберлекләрен даими карау-бу барыбыз өчен дә җаваплы эш һәм игелекле эш. Карашай-Саклау авыл җирлегендә яшәүчеләр ел саен авыл зиратларын төзекләндерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Өмәләр үткәрү матур традициягә әверелде, коймалар уртак көч белән төзекләндерелә, үлән чабыла, чүп-чар җыештырыла, агачлар киселә.