Мәктәбебез укытучылары, укучылары Бөтенроссия “Ак чәчәк” мәрхәмәтлелек акциясенә кушылдылар. Аның максаты - авыручы балаларга матди ярдәм күрсәтү. Акцияне кул эшләре күргәзмә-ярминкәсендә катнашу аша оештырдык. Укучылар үзләре генә яки әти-әниләр, әби-бабайлар белән бергәләп ясаган, теккән, бәйләгән, чиккән бик күп эшләр алып килделәр. Картиналар, рәсемнәр, балчык савытлар да мулдан җыелды. Һәркемнең мәрхәмәтлелек кыласы, игелекле эшкә үз өлешен кертәсе килде. Катнашканнарга укучылар үзидарәсе вәкилләре акциянең символы – ак чәчәк тапшырдылар. Ярминкәләрдән җыелган акча ДЦПлы һәм онкологик авырулар белән көрәшүче балаларга тапшырылачак.