Азалак мәктәбендә “Ак чәчәк” хәйрия акциясенә багышланган ярминкә үткәрелде.

2021 елның 29 октябре, җомга

28 октябрьдә безнең мәктәптә "Ак чәчәк"хәйрия акциясенә багышланган ярминкә үткәрелде. Ак чәчәк-шәфкатьлелек, мәхәббәт, игелек, чисталык һәм өмет  символы. "Ак чәчәк" – кеше кайгысына битараф булмаган,олы йөрәкле кешеләрне берләштерә торган уникаль чара. Бүген Ак чәчәк якыннарына ярдәм итү эшендә дистәләгән мең кешене берләштерә.Кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар беркайчан да үзләренең кыйммәтләрен югалтмаячаклар. Изгелек кылучылар, яхшылык эшләргә омтылучылар күңелдә һәрчак соклану, хөрмәт уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International